М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан М.Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итүгә старт бирелде.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка – 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 70% ы 35 яшькә кадәрге яшьләргә туры килә торган авторлар төркеменә, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышлар, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен бирелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 19 декабренә кадәр кабул ителә,  материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 113а йорт, 2 нче бина.

2022 елның 20 декабреннән 2023 елның 10 февраленә кадәр сайлап алынган гаризаларны конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән таләпләргә туры килү, шулай ук республика премиясен бирү комитеты утырышы узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International