Лениногорскида Гражданнар сугышы Герое һәйкәленә чәчәкләр салынды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген Лениногорскида Гражданнар сугышы Герое Александр Кондратьев һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Анатолий Кондратьев, шәһәрнең Ветераннар советы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Нәкъ бер ел элек Лениногорскида сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы каршындагы скверда Гражданнар сугышы Герое Александр Кондратьевка һәйкәл ачылган иде.

Александр Кондратьев-тумышы белән Санкт-Петербургтан. 1918 елның 10 октябрендә Лениногорск районы Дурасово авылы янындагы сугышта комиссар Александр Кондратьев җитәкчелегендәге Кызыл Армиячеләр төркеме ак гвардиячеләр белән әйләндереп алына. Барлык иптәшләрен югалтканнан соң, комиссар Кызыл Армиячеләр килгәнче сугышуын дәвам итә. Әсирлеккә бирелергә теләмичә, герой соңгы пулясын үзе өчен калдыра. Кондратьевның героик гамәле тарихта кискен борылыш була. Үлгәннән соң Александр Кондратьев Совет Республикасының беренче ордены-Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ул Санкт-Петербург зиратында җирләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International