Казанда узган икенче халыкара төзелеш чемпионатында ике лениногорскилы алтын медаль алды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Лениногорские вести сайты хәбәр иткәнчә, ике лениногорскилы икенче халыкара төзелеш чемпионатында алтын алган.

Лениногорск политехник көллияте студентлары Данил Баландин һәм Никита Советкин «КИП и А җиһазларын монтажлау»номинациясендә җиңүчеләр булдылар.


Чемпионатта катнашкан егерме мең кеше арасында алты илдән сигез йөз катнашучы сайлап алынды. Составына Лениногорск студентлары кергән Татарстан җыелма командасы барлык катнашучы командаларның иң яхшысы дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International