Өлкәннәр көне кысаларында шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре «Кайгырту»акциясенә кушылды. 1,3,6,8,12 номерлы ТОС 8 ялгыз яшәүче өлкәннәргә тимур ярдәме күрсәтте: тәрәзәләрне юдылар, өйләрне җыештырдылар, продуктлар сатып алдылар. Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә органнары һәм «Бирлик»иҗтимагый оешмасы хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, 102 аз тәэмин ителгән граждан яшелчә белән тәэмин ителде.
Күпфатирлы йортларның һәм шәхси урамнарның мәгълүмат такталарына кәефне күтәрү өчен котлау открыткалары эленде. 12нче һәм 13нче ТИС т «Көзге котлаулар букеты»дип аталган чәй өстәле һәм концерт программасы оештырды.
Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән җирле басмаларга язылу оештырды.
Без тагын бер кат өлкән буынга районыбыз үсешенә керткән өлеше, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерәбез!