Лениногорскида социаль контракт нигезендә гражданнарга дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча актив эш алып барыла. Олеся М. берникадәр вакыт мәшгульлек үзәгендә исәптә тора һәм эш эзли.
Аның үз эшен ачу, төгәлрәге, маникюр хезмәтен башкару хыялы була.
"Мин үземне сынап карарга булдым, белгечләргә килдем, анда мине бик ачык каршы алдылар, социаль контракт төзү шартларын аңлаттылар, кирәкле документлар пакетын җыярга, бизнес-план төзергә булыштылар. Контракт төзү барышында туган сорауларга белгечләр консультатив ярдәм күрсәттеләр", - дип сөйләде ул безгә.
2022 елның язында Олеся М. «Үзмәшгульлек» юнәлеше буенча социаль контракт төзеп, яраткан эшенә керешә.