Өлкәннәр декадасын үткәрү кысаларында, 2022 елның 5 октябрендә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч" комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Долголетие"ЦСП базасында "Җәмгыятьтәге өлкән кеше – төп проблемалар һәм чишү юллары темасына түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.
Чараның максаты өлкән яшьтәге гражданнарны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт учреждениеләре тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның төп тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан башкарыла торган зур эш турында хәбәр итү генә түгел, ә өлкән яшьтәге кешене нәрсәләр ызыксындыруы турында «кире элемтә» алу да иде.
Түгәрәк өстәл эшендә «Лениногорск МР» башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, ветераннар шәһәр Советы, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, Лениногорск үзәк район хастаханәсе, РЦМП Лениногорск №26, Мәдәният идарәсе, УДМС, Лениногорск волонтерлар лигасы вәкилләре катнашты.