Росреестр экспертлары республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларында катнашачак.
2022 елның 7 октябрендә "Халыклар дуслыгы йорты"нда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 корп.1 Татарстан Росреестры белгечләре күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча гражданнарга бушлай консультация бирәчәкләр. Әлеге чара "Өлкәннәр көне"кысаларында узачак.
Шул ук көнне, 7 октябрьдә, Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә, Казан шәһ., Кремль ур., 12\20, сәгать 10нан 12гә кадәр, күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча турыдан-туры телефон линиясе оештырылачак. Татарстан Росреестры экспертларына үз сорауларын (843) 221 80 35 номеры буенча бирергә мөмкин.
Шулай ук Татарстан Росреестры искәрткәнчә, идарәдә 4 нче октябрьдән 6 нчы октябрьгә кадәр өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү буенча түләүсез телефон консультацияләре уздырыла. Кызыксындырган сорауларны Казанда (843)255 25 71 телефоны буенча 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.
Лениногорск бүлеге белгечләренең телефоннары: 89872896708,(85595)5-44-59.