Бүген Лениногорскидан Донбасстан күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм белән машина китте, аны шәһәр һәм район хакимияте ярдәме белән Рамиз Мамедов җитәкчелегендәге җирле иҗтимагый оешма Әзербайҗан милли–мәдәни автономиясе оештырды.
Мәдәният сарае каршында митинг булды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Донбасстан күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген һәм лениногорскилыларның күпчелеге хәйрия эшчәнлегенә актив кушылуларын билгеләп үтте. Рамиз Мостафаевичка бу гуманитар ярдәмне оештыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде.
"Без бердәм булырга тиеш", - диде Рамиз Мостафаевич. Ул район башлыгы Рәгать Галиагзам улына әлеге проектны хуплавы һәм ярдәмнәре өчен якташларына рәхмәт белдерде.
Азык-төлек һәм көндәлек товарлардан торган гуманитар йөк машинасы шәһәрнең үзәк мәйданыннан кузгалды. Аңа башка төбәкләрдән машиналар кушылачак һәм алар бер колонна булып, Курскка кадәр барып җитәчәк.