Лениногорскида Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды

2022 елның 1 октябре, шимбә

Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.

Бәйрәм кунакларын Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Лениногорск районында 25 меңнән артык пенсионер яши, шуларның 8 меңгә якыны - өлкән яшьтәге гражданнар. Барыгызга да озак еллар ныклы сәламәтлек, җылылык, мәхәббәт һәм тыныч күк йөзе телим, диде ул.

Лениногорскилыларны шулай ук ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, өлкән буын - тиңсез батырлык, патриотизм һәм көчле, нык кешеләр буыны.

Тантана бүләкләү һәм концерт программасы белән дәвам итте, анда Мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм солистлары, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International