Лениногорск районында Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара узды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

2 нче август көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Ислам мәдәнияте традицияләре» дигән чара уздырдылар. Чараның максаты-Россиянең тарихын һәм мәдәни традицияләрен саклау.

Чара җирле клуб бинасында узды, социаль хезмәт алучылар һәм волонтерлар, мәктәп укучылары катнашты. Чара барышында катнашучылар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү һәм урнаштыру тарихы белән таныштылар, коръән сүрәләре укыдылар, өлкән буын татар чалмасы белән яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәттеләр, татар орнаментының иң популяр элементларының берсе, мөселман мәдәнияте символы - лалә чәчәге белән таныштылар.

Чара ата-бабаларыбызны  гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы рухында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International