Лениногорскилыларны «Наше время – Безнең заман»эшләүче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашырга чакырабыз

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  күрсәтмәсе нигезендә, яшь белгечләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең X ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Фестивальдә җитештерү тармаклары, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала.

Фестивальдә катнашучыларга карата таләпләр һәм аны оештыру турындагы башка нигезләмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Наше время - Безнең заман" Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең еллык ачык республика телевизион фестивален үткәрү турында» 2016 елның 9 июнендәге 386 номерлы карары белән билгеләнгән.

Фестивальнең сайлап алу этаплары агымдагы елның сентябреннән октябрь аена кадәр узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны үз эченә алачак (график кушымта итеп бирелә).

Фестивальдә катнашу өчен, агымдагы елның 15 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк: www.bzzm.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International