Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы вәкиле Пермь краенда булып кайтты

2022 елның 17 мае, сишәмбе

2012 елның 12-13 маенда "Ак калфак" татар хатын-кызларының Лениногорск оешмасы әгъзасы Зилә Мөдәрисова Пермь краенда, Барда муниципаль округында Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында катнашты. Чараны оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак" татар хатын - кызларының җирле оешмасы.

Анда 8 регионнан – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Новосибирск, Пенза, Пермь, Омск өлкәләреннән 28 район һәм шәһәреннән "Ак калфак" җирле оешмалары вәкилләре катнашты.

Күчмә утырышның ике көнлек программасы бик бай булды. Мәдәният һәм мәгариф объектлары буенча экскурсияләр оештырылды, Барда округының мәгариф учреждениеләре белән таныштылар, Җәмигъ мәчетендә булдылар.

-Биредә, чыннан да, алтын куллы, киң күңелле халык яши. Монда килеп без үзебез өчен зур тәҗрибә алдык. Оештыручыларга зур рәхмәт. Бик кызыклы һәм файдалы булды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Зилә Марат кызы.

Утырышның пленар өлеше Барда авылы мәдәният йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International