Чараны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча Лениногорск идарәсе үткәрде. «Лениногорск муниципаль районы» Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк ачып җибәрде.
Сәламләү һәм котлау сүзләре белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, акциянең төп бурычы-мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. «Тормышка 10 000 адым» сәламәтлек маршруты Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдименә нигезләнгән, аның буенча кеше нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен көненә 6000нән 10 000 меңгә кадәр адым узарга тиеш.
Акциядә безнең шәһәрнең «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары да катнашты.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән йөреш катнашучылары дипломнар алдылар.
Безнең ветеран Якуп Габделхак улы Халиков ир – атлар арасында 1 урынга, хатын-кызлар арасында Фәридә Марсель кызы Усманова 2 урынга лаек булды.
Акциядә катнашучылар күтәренке кәеф алдылар.