Лениногорскида Масленица бәйрәме узды

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Бүген "Юбилейный" паркында Масленица бәйрәме узды.

Бәйрәм кунакларын Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Масленица - дуслык, хөрмәт һәм гореф-гадәтләрне олылау бәйрәме. Барысына да сәламәтлек, бәхет, яхшы кәеф теләде.

Мастер-класслар, халык уеннары һәм ярышлар, халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды. Такмаклар бәйгесе аеруча кызыклы булды, анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты.

Чара ахырында барлык теләүчеләр дә кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлана алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International