Урмышлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сөмбел Хәбибуллина V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең финал турында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Әлеге бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы берлектә оештырды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Пенза һәм Киров өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан килгән укучы кызлар, студентлар катнашты.
Кызлар туган як, гаилә традицияләре турында презентация әзерләп, чыгыш ясадылар. Моннан тыш, бәйгенең иң мөһим биремнәреннән берсе - шәҗәрәңне өйрәнү, генеалогик агач төзү иде. Безнең Сөмбел бу биремнәрне бик оста итеп башкарды.
Сөмбел, котлыйбыз, синең белән горурланабыз!