2нче мәктәп укытучылары zoom-платформа кулланып гамәли семинар үткәрделәр

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Уку культурасын үстерү Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. 28 нче февраль көнне шәһәребезнең 2нче урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укытучыларыкатнашында « Текст   белән эш итү- функциональ уку компенентлыгын үстерүнең бер алымы» темасына муниципаль гамәли семинар уздырылды. Анда башлангыч сыйныф укытучылары  Бунчеева А.М., Гыйльметдинова И.Ә.,  Манакова Т.А., Прокопичева Л.И., Нуриәхмәтова В Ә. һәм директор урынбасары Хәсәнова Э.Г. чыгыш ясадылар.    Алар үз чыгышларында дәресләрдә укучыны текст белән эшләргә өйрәтүнең заман таләбе икәнен ассызыкладылар.  Кешенең сөйләм культурасы дәрәҗәсе-аның эчке дөньясының көзгесе ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International