Татарстан Республикасында, шулай ук Лениногорск районында һава торышы начарлану көтелә

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Лениногорск районында һава шартларының начарлануы көтелә, сезгә юлга чыкмаска киңәш итәбез.

Коммуналь хезмәтләр 13 гыйнвар киченнән бирле территорияләрне кардан чистарту буенча эшлиләр. «БлагСтройДорХоз» АҖнең 13 берәмлек техникасы һәм "ТАТНЕФТЕДОР" ҖЧҖ  14 берәмлек техникасы хәзерге вакытта беренче һәм икенче категория урамнарны - ашыгыч хезмәтләр һәм автомобильләр йөрү өчен чистарталар. 13 берәмлек махсус техника ишегалды территорияләрен кардан чистарталар.

Ашыгыч хәл килеп туган очракта 8 (85595) 2-75-77, яисә 112, 101 телефоны буенча  мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк: секундына 20 метрга кадәр көчле җил, көчле кар һәм буран көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезгә юлга чыкмаска киңәш итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International