ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген мэриянең актлар залында район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе үтте. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә узып, анда Россия Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров та катнашты.

Ел башыннан шәһәребез ЗАГСында 625 баланың тууы теркәлгән. Аларның 333е малай, 292се кыз.

24 августта үзәк китапханәдә шәһәрнең 61нче туган көненә багышланган әдәби чара үтте. Анда 10нчы бакчага йөрүче балалар катнашты.

22 августта шәһәребезнең Кошевой урамының 23нче йорты ишек алдында зур бәйрәм узды. Аны 11нче ТОСС "ЖилСервис" ҖЧҖ  белән берлектә әзерләде.

Шәһәрнең ЗАГСында Лениногорскида туган 600 нче бала теркәлгән.

Соңгы вакытларда банк, иминиятләштерү компанияләре һәм башка урыннарда пенсия җыелмаларын дәүләтнеке булмаган фондларга күчергә үгетләп йөрүчеләр очрый.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Россия буенча яшьләр арасында патриотик җырлар фестивале үткәрә.

«Исток – Башлангыч» бүлекчәсендә шәфкать тутушы  Чаркина Т.В. хезмәт күрсәтелүче кешеләр белән сәламәт туклану темасынә әңгәмә үткәрде. Ахырдан һәрберсенә буклетлар таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International