Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, мошенниклык очраклары кимеми. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә аңлату эшләрен активлаштырырга кушты.
Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:
1. 1-10 октябрьдә Өлкәннәр декадасы узачак. Онлайн чаралар, коллективларда очрашулар әзерләнгән. «Бер генә өлкән кеше дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел", - дип ассызыклады район башлыгы.
2. Төп бурычларның берсе-районда янгынга каршы вәзгыятьне контрольдә тотуны көчәйтү, автоном янгын хәбәрчеләре кую эшен дәвам итү.
3. Җәмәгать урыннарында күренешкә каршы чаралар үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтәчәк.
4. Халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү эшен дәвам итәргә, аңлату эшләрен активрак алып барырга.
5. Район башлыгы җылылык бирү буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирергә кушты.