Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә Лениногорск районы территориясендә контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыручы дәүләт (муниципаль) контроль органнары җитәкчеләре белән Лениногорск шәһәре прокуратурасы бинасында шәһәр прокуроры Гимаев Марсель үткәргән киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәнең көн тәртибендә Лениногорск районы буенча 2025 ел һәм 2026 ел чорында ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләрен карау, проблемалы мәсьәләләрне карау, шулай ук Лениногорск районында дәүләт (муниципаль) контролен оештыруны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булды.
Михеева Миләүшә 2025 елда ачыкланган хокук бозулар турында хәбәр итте. Алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозулар түбәндәге фактлар буенча : этил спирты (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукциянең аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган документларсыз әйләнеше; этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу; балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сату. Лениногорск районында, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның артуы фактларына игътибарны юнәлтте. 2024 елда агулануларның гомуми саны арту (2023 елдагы 6га каршы 9 очрак), шулай ук үлем очраклары саны арту (3кә каршы 4 очрак) теркәлгән. 2025 елда, агулануларның гомуми саны 7 очракка кадәр кимүгә карамастан, үлем күрсәткече арткан — 5 үлем очрагы. Аеруча 15-17 яшьлек яшүсмерләрнең агулануы борчу тудыра: 2025 елда 3 очрак теркәлгән (2023-2024 еллардагы 1 очрак). 2026 елның беренче 4 аенда балигъ булмаганнар арасында агуланулар саны кимегән.
Балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизирующий эчемлекләр саткан өчен административ җаваплылыкның үз көченә керүе турындагы киңәшмәдә катнашучыларга җиткерде. РФ Административ хокук бозулар Кодексына 2025 елның 7 июнендәге 149‑ФЗ номерлы Федераль закон белән Кодекс «Балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизиручы эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сатуны тыюны бозу»14.16.1 маддәсе белән тулыландырылды.
Михеева Миләүшә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, прокуратура, Лениногорск районы буенча ЭЭМның алкогольле, спиртлы продукцияне ваклап сатуда, шул исәптән балигъ булмаганнарга алкогольсез тонизирующий эчемлекләр сатуда хокук бозуларны ачыклау буенча уртак эшен көчәйтергә тәкъдим итте.