Лениногорск балаларына юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

15 июль көнне "Исток-Башлангыч"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү педагогы Зилә Мөдәрисова 8 нче ТОСС ишегалды лагерена йөрүче балигъ булмаганнар белән танып-белү уены формасында "Мин, атлыйм, урам буйлап!» дигән чара үткәрде.

Чара барышында балалар юл билгеләренең төрләре белән таныштылар, тыю билгеләре, мәгълүмати - күрсәтмә һәм сервис билгеләре булуын искә төшерделәр. Чара ахырында балалар үз тормышларын куркыныч астына куймаска, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлда сак булырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International