Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә киләсе атнага эш өчен төп бурычлар билгеләде

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Янгын куркынычсызлыгы буенча контрольне көчәйтү, урман массивларын саклау;

2. Халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү эшен дәвам итәргә;

3. Лениногорск шәһәрендә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру;

4. Шәһәрне җыештыру, үлән чабу буенча контрольне көчәйтергә.

5. Барлык объектларда да төзелеш-ремонт эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International