"Логос" үзәге психологы яшьләр белән заманча мәгълүмати мохиттә үз-үзеңне тоту турында әңгәмә үткәрде

2021 елның 16 июле, җомга

15 июльдә «Логос» үзәге базасында психолог Диләрә Мортазина яшьләр арасында мәгълүмати продукцияне мөстәкыйль, җаваплы куллану күнекмәләрен формалаштыруга, медиаграмоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар уздырды.

Диләрә Рәис кызы яшьләрне заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар белән челтәр аралашу кагыйдәләрен өйрәнде.

Әлеге чарада катнашучылар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәр үтәделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International