Лениногорск районында ашлык җыю комплекслары комиссия тарафыннан кабул ителде

2021 елның 16 июле, җомга

15 июльдә Лениногорск районы хуҗалыкларында урып-җыю комбайннарын урып-җыюга әзерлек буенча кабул итү узды. Быел бөртекле культураларны урып-җыю, алдагы еллар белән чагыштырганда, иртәрәк башланды, моңа эссе һәм коры җәй сәбәпче булды.

Кабул итүдә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Илнур Сафин, «Әлмәт» САС ФДБУ директоры Мөгтәсим Маметов, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Илнур Галимов, комиссия әгъзалары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Лениногорск районы хуҗалыклары механизаторлары басуларда авыл хуҗалыгы техникасының техник әзерлеген күрсәттеләр.

Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы техникасын карау барышында комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме кирәк-яраклары белән комплектлануын тикшерделәр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар. Аерым игътибар техниканың герметиклыгын тикшерүгә бирелде. Механизаторларның төп максаты-уңышны җыеп кына калмыйча, югалтуларсыз да эшләү.

15 июльгә район кырларында урып-җыю эшләренә 30 берәмлектән артык ашлык җыю комбайны кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International