Юбилее белән котладылар!

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Бүген сугыш һәм хезмәт ветераны Хәтимә Мотыйгулла кызы Әһлиуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1931 елда Зәй-Каратай авылында туган, бераздан Үзбәк авылына күчеп килә. 

16 яшендә пешекчегә укырга китә. Аның хезмәт стажы Зеленая Роща авылында башлана, 1950 елдан ОРСта пешекче булып эшли. 1953 елда кияүгә чыга, 63 ел бергә гомер итәләр. Алар ире белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеран үзенең балалары, оныклары Һәм оныкчыклары игътибарында.

Юбилярны юбилее белән 8 нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина котлады.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга намуслы хезмәте, балалар һәм оныклар тәрбияләве өчен рәхмәт белдерде, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

Бу айда шәһәрдә һәм районда 19 ветеран 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International