«Алтын каләм–Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале –Татарстан Республикасы яшьләре өчен 25 еллык тарихы булган, журналистика һәм яңа медиа белән мавыкканнар өчен традицион проект.
Фестиваль яшь журналистларны, иҗади һәм сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр журналистикасы үсешенә, социаль әһәмиятле яшьләр проектларына һәм инициативаларына, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә туган телләрне саклап калуга игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Фестивальне уздыру елларында аны тәмамлаучылар илдә һәм республикада танылган журналистлар, PR һәм коммуникацияләр өлкәсендә белгечләр, шулай ук медиа-менеджерлар булдылар. Фестивальне яшь журналистлар өчен аеруча мөһим социаль лифтларның берсе дип санарга мөмкин, бигрәк тә, Татарстан Муниципаль берәмлекләре вәкилләре өчен.
2021 елда фестивальдә 170 кеше – гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 20 яшькә кадәрге укучылары һәм аны тәмамлаучылар катнашачак.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 июленә кадәр фестивальнең Нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләре һәм темалары буенча кабул ителә. Гариза түбәндәге сылтама буенча бирелә: https://forms кgle/rAQgKwzfRTq22jaQA.