12 июльдә Мәгариф йортының актлар залында "Вертикаль" социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге Лениногорск районының коммерциячел булмаган оешмалары өчен күчмә семинар-практикум оештырды.
Очрашу Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк катнашында узды, автоном коммерцияле булмаган оешма, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, «Долголетие" үзәге һәм "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты.
Семинарда Республика ресурс үзәге җитәкчесе Сафина Зөлфия Нурмөхәммәт кызы, «Единство» ресурс үзәге җитәкчесе - Хәсәнова Софья Мөнәвир кызы, «Вертикаль» ресурс үзәге белгече - Гатауллина Вита Петр кызы чыгыш ясадылар.