"Логос" үзәге белгечләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар уздырдылар

2021 елның 9 июле, җомга

«Логос» психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре балалар һәм яшьләр арасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Яшьләргә кенәз Петр һәм княгиня Феврония тормышы турында сөйләделәр, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, ромашкалар бәйрәмнең символы булып тора дип сөйләделәр. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

7 нче ТОС ишегалды лагерьларыннан һәм соңрак 10 нчы мәктәп яны лагерыннан балалар белән «Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне»дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрделәр. Балалар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр һәм тәкъдим ителгән биремнәрдә шаян һәм мәзәкләр күрсәттеләр. Катнашучыларның һәркайсы ватманга үз куллары белән ясалган, изге теләкләр язылган ромашканы ябыштырды.

Шулай ук әлеге темага рәсем конкурсы үткәрелде. Онлайн-форматта сайтларда әлеге бәйрәм, котлаулар, гаиләне сакларга һәм бер-береңне кайгыртырга өндәү турында мәгълүмат бастырылган иде.

Ахырда " Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр халкына һәм кунакларга бәйрәм символы – ромашка тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International