Транспорт чарасын мөстәкыйль рәвештә яки автомойка ярдәмендә тәртипкә китерергә мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк, машинаны бөтен җирдә юарга ярамый. Әйтик, сулыклар – елгалар, күлләр, буалар янында, коелар һәм чишмәләр территорияләрендә автомобиль юу катгый тыела.
Бу бик гади аңлатыла. Шоферның гамәлләре табигатькә зыян китерә, табигый объектка начар йогынты ясый. Туфракка сеңеп яки суга эләгеп, автомобиль химиясенең табигатькә һәм кешеләргә зыян китерүен искә төшерү дә җитә. Моннан тыш, машинадан юыла торган пычракта нефть продуктлары калдыклары бар, алар барысы да әйләнә-тирә мохит һәм хайваннар өчен бик зарарлы. Канализациягә, сулыкларга яки туфракка эләгеп, алар туплана, табигать мохитенә һәм кешегә зыян китерә. Шуңа күрә «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» гы закон буенча күп фатирлы йортлар ишегалларында, йорт яны территорияләрендә яки сулыкларда машинаны юарга ярамый.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының маддәләре нигезендә, елгада, күлдә, диңгездә, чишмәдә яки башка сулыкта машинаны юу яки куйган өчен аларның хуҗаларына административ штраф салына: 8.13 статьясы буенча гражданнарга - 500 сумнан 1000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 20000 сумнан 3000 сумга кадәр; юридик затларга - 80000 сумнан 100000 сумга кадәр, 8.42 статьясы буенча гражданнарга - 3000 сумнан 4500 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 8000 сумнан 12000 сумга кадәр; юридик затларга - 200000 сумнан 40000 сумга кадәр.