8 нче июльдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Гөлнара Пряничникова һәм Елена Гыйзитдинова 27 гаилә катнашында акция үткәрделәр.
Әлеге акция барышында социаль хезмәт алучыларны әлеге искиткеч бәйрәм белән котладылар һәм кыр чәчәкләре бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Шулай ук балалар-ата-аналар проекты оештырылды, аның максаты-үз гаиләңнең эмблемасын булдыру иде.