Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә традицион рәвештә төрле яшь төркемнәренә исәпләнгән чаралар циклы узды.
"Изге Петр һәм Феврония" дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе балалар һәм гаилә уку үзәгендә узды. Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Могҗизалар тудыручы Петр һәм Феврония турында, әлеге көннең символы - ромашка турында сөйләде. Шулай ук укучылар игътибарына әлеге тематикага караган китаплар белән «Гаилә – илһам чыганагы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
2нче номерлы шәһәр филиалы 3-нче номерлы мәктәп яны лагеры балалары өчен "Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Очрашу барышында катнашучылар гаиләгә багышланган мәкальләр һәм әйтемнәрдә ромашка ясадылар.
Соңыннан барысы да бердәм итеп викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр һәм гаилә турында табышмакларга җавап бирделәр.