Лениногорск районына эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов озатып йөрде.
Визит бминистр район кырларын карап чыкты, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм актив белән очрашты. Басуларда корылык нәтиҗәләре нык сизелә, дип билгеләп үтте. Урып-җыюга аерым игътибар бирергә һәм тиешле азык базасын булдыру өчен барлык чараларны күрергә кушты.
Делегация күпьеллык үлән орлыкларын чистарту буенча заводта булды. Предприятие директоры Владимир Рослов завод эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
Аннары «Виктория» теплица комплексында булдылар, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчесе буларак яшелчә һәм чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Әлеге комплекс Татарстанның көньяк-көнчыгышында бердәнбер теплица комбинаты булып тора.