Алдарлар тозагына эләккән

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Алдарлар тозагына эләгүе турында гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә 75 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте.

Аның телефонына, янәсе, хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән шалтыраткан. Шалтыратучылар хәбәр иткәнчә, берәү гариза бирүче исеменә ышаныч кәгазе буенча 250 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә маташкан. Әлеге ханым үзенең беркемгә дә ышаныч кәгазе язып бирмәвен аңлаткан, аңа кредит рәсмиләштерергә, бу акчаларны алырга һәм аларны куркынычсыз счетларга күчерергә кирәклеге турында хәбәр иткәннәр. Югыйсә, акчалары җинаятьчеләр кулына эләгәчәк, дигәннәр Шул ук вакытта бу сөйләшү турында берәүгә дә сөйләргә ярамый, чөнки бу «тикшерү сере»дип ассызыкладылар.

Ханым кредит алу өчен барлык кирәкле документларны рәсмиләштергән. Соңрак туганнары белән шалтыратып, мошенникларның хәйләләренә эләгүен белә.

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге сезгә сак булырга киңәш итә. 

Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International