Җәйге ишегалды лагерьлары үз эшен дәвам итә, аларның төп максаты-яшүсмерләр арасында социаль-негатив күренешләрне кисәтү һәм балаларның мәшгульлеген тәэмин итү бурычларын хәл итү. 28 июньнән 11 июльгә кадәр лагерьлар 4 нче ТОС (Куйбышев ур., 7 нче йорт), 7 нче ТОС (Заварыкин ур., 4а йорт) һәм 12 нче ТОС (Степан Разин ур., 2 нче йорт) микрорайоннарында оештырылды.
Балаларның ялын оештыру өчен чаралар планы бик кызыклы : туган якны өйрәнү музеена, нефть, полиция музеена экскурсияләр; "Юбилейный" паркына бару, шәһәр аллеялары буйлап җәяү йөрү. Шулай ук балалар өчен спорт ярышлары, күңел ачу квестлары, шәһәребезнең кызыклы кешеләре белән очрашулар, конкурс нәтиҗәләре буенча бүләкләү һәм смена ябылуга чәй эчү үткәрелә.
Киләсе смена 12 июльдән 25 июльгә кадәр 2 нче ТОС (Ленинград ур., 25а-27), 8 нче ТОС (Менделеев ур., 35), 13 нче ТОС («Нефтяник» балалар паркы) тарафыннан оештырылачак.