Лениногорск архив бүлеге ТР муниципаль архивларына грант ярдәме алуга конкурста җиңүче булды

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архив бүлеге «Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы тарихы-шәхесләрдә һәм вакыйгаларда»проект эше буенча грантны яклауда катнашты.

12 апрельдә грант яклау булды. 1 июльдә Зәй шәһәрендә узган семинар-киңәшмәдә архив бүлеге «Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү проектларына ярдәм итү " номинациясендә Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме алуга конкурста җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International