Ял итү өчен могҗизалы вакыт – җәйге каникуллар. Тик ял да төрлечә була. Үзәк китапханә хезмәткәрләре укуны популярлаштыру өчен бу вакытны кулланырга киңәш итәләр. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен «Волшебный теремок» китапханә клубы үз эшен тәкъдим итә.
Бу җәйдә балаларда әдәби танышу, квестлар, мастер-класслар һәм китап дөньясына импровизацияләнгән сәяхәт аеруча популяр.