Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов агымдагы сораулар буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Мөхәммәтшин, хокук саклау органнары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә-халыкны вакцинацияләүнең барышы турында Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Амеров чыгыш ясады. Бүгенге көндә район һәм шәһәр буенча COVID-19дан прививканы 11 меңгә якын кеше ясаткан. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Коронавирус инфекциясеннән прививканы ясарга теләүчеләргә Лениногорск үзәк район хастаханәсе прививка кабинетына (5-05-15 телефоны буенча 204 нче кабинет) һәм МСЧ поликлиникасының прививка кабинетына (18 нче кабинет) (9-09-50 телефоны буенча) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанның 38 районында, шул исәптән безнең районда да, аномаль эсселек һәм явым-төшем булмау сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Начар һава торышы уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Корылык чорында авыл хуҗалыкларында күрелгән чаралар турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов сөйләде.

Лениногорск районы территориясендә янгын куркынычсызлыгы буенча күрелә торган чаралар турында Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Альберт Зарипов сөйләде. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге башлыгы район территориясендә су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча күрелгән чаралар турында хәбәр итте.

Аннары су белән тәэмин итү челтәрләрен рәсмиләштерү, авыл җирлекләренең генераль планнарын әзерләү һәм эшләү, сукбай этләрне тоту буенча төзелгән контрактлар һәм аларның үтәлеше турында мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International