Бүген Лениногорск шәһәрендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Ефимова Альбертина Измайлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул Әлмәт районында Суркино авылында туа. Кечкенәдән сеңлесе белән ятим калалар, әтиләре сугышка китә, әниләре бик иртә үлә. Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын торгызалар, колхозда көн-төн эшлиләр. Кияүгә чыкканнан соң безнең шәһәргә килеп, бетончы булып эшкә урнаша.
Бүгенге көндә ветеран үзенең балалары, оныклары Һәм оныкчыкларының игътибарын тоеп яши.
Ул көнне аны котларга район ветераннар советы, 13 нче ТОС вәкилләре килде.
Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, ветеранга намуслы хезмәте, балалар һәм оныклар тәрбияләве өчен рәхмәт белдерде, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.