2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында "Өлкән яшьтәге кешене кабул итү гаиләсе" пилот проекты гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булган, өлкән яшьтәге гражданның гаилә әгъзасы булмаган, күрсәтелгән гражданны карау бурычын үз өстенә алырга теләк белдергән эшкә яраклы балигъ булмаган гражданнар кандидат була ала. Өлкән кешене карау социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, кандидат һәм өлкән яшьтәге гражданин арасында өч яклы килешү төзү юлы белән тормышка ашырыла.
Инвалид булып тормаган яки 3 төркем инвалид булып торган өлкән яшьтәге гражданны караган өчен айлык акчалата түләү күләме - 4 мең сум, 2 төркем инвалид өчен – 6 мең сум, 1 төркем инвалид өчен – 8 мең сум тәшкил итә.
Консультация алу өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 20 адресы буенча 5-24-48; 5-16-14 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз