Лениногорскида хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату дәвам итә

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Бүген, иртә таңнан, 17 Лениногорск егете Россия армиясе сафларына хезмәт итәргә китте.

Россия Кораллы Көчләрендә бер еллык мәҗбүри вакытлы хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге, хәрби исәптә торучы яисә хәрби хезмәт узудан отсрочка яки азат ителмәгән ир-атлар чакырыла.

Язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды һәм 2021 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Озату апрель-май айларында булды. 100 дән артык Лениногорск егете  Россия армиясендә хезмәт итәчәк.

Аларга лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә кайтуларын телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International