Чирмешән яшьләр үзәгендә туган телләрне үстерү һәм саклау мәсьәләләренә багышланган «Түгәрәк өстәл» барышында бу өлкәдә дә проблемалар күтәрелде. Әлеге чарада катнашкан Әлмәт, Лениногорск һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре чыгышларында билгеләп үтелгәнчә, мәктәпләрдә татар һәм башка туган телләрне укыту, шулай ук балалар бакчаларында тәрбия процессын оештыру өлкәсендә шактый эшләр башкарырга кирәк.
Күчмә киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкчелегендәге Лениногорск районы делегациясе, шулай ук мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин һәм «Милли мәдәни үзәк» методисты, эшче төркем секретаре Гөлнара Вагыйзова катнашты.
Делегация Чирмешән районының "Әкият " балалар бакчасында булып, тәрбия процессы белән таныштылар. Шулай ук Ивашкино авылында чуваш милли стилендә бизәлгән Чуваш утарын күрсәттеләр, чуваш милли ашлары, борынгы хезмәт кораллары, чуаш язучыларының китаплары һәм костюмнары белән таныштылар.