Бу язда Агрофирма составына гомуми мәйданы 4 мең гектарга якын булган җир участоклары керде. Чәчү кампаниясен тәмамлап, хуҗалык яңа территорияләрне киләсе сезонга әзерләүгә ныклап тотынды.
"Җирләр 20 елга якын файдаланылмаган һәм бик нык үскән иде. Һәркайда куаклар иде, ә агачлар 2-3 метр биеклеккә җиткән", -дип сөйләде "Август-Лениногорск" ның баш агрономы Илнур Гыйниятуллин.
Шулай итеп, 3400 га мәйдан чистардылды, эшкәртелде. Көз көне биредә көзге бодай чәчү планлаштырыла.
«Август-Лениногорск» агрофирмасы яңа таш җыю машинасы сатып алу нәтиҗәсендә тагын 500 гектар мәйданны әйләнешкә кертә.