Ике яңа пособие өчен гаризалар 1 июльдән кабул ителә башлаячак

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул итү башлана. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин булачак.

«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, яңа түләүләр бердәнбер ата – ана яки суд карары белән алимент билгеләнгән гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-17 яшьлек балаларга, әмма аларның гаиләсе нинди дә булса сәбәпләр аркасында мохтаҗ түгел дип табылмаса, йә андый гаиләләр алимент алганнан соң, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына учетка баскан хатын-кызларга биреләчәк. Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Тулы булмаган гаиләләргә акча түләү белән бәйле очракта сүз баланың яшәү минимумының 50% ы, йөклелек буенча – эшкә яраклы өлкәннәрнең яшәү минимумының 50% ы турында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International