Чыгарылыш кичәсе-ул гомер буе истә кала торган бәйрәм, ул озын мәктәп юлының романтик финалы, иң матур, җылы һәм массакүләм бәйрәмнәрнең берсе.
Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен тантаналы линейка узды. Бу көнне 308 чыгарылыш сыйныф укучысы тулы урта белем турында аттестатлар алды.
Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламләү һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Сез әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз белән бергә бик мөһим тормыш этабын уздыгыз. Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Сез бу сынауны лаеклы үттегез һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттегез. Бу бик шәп. Иң мөһиме - сезнең һәркайсыгыз тормышта үз урынын тапсын, илебезнең яшь буынының лаеклы вәкиле булсын", - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин укучыларны чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышлары белән таныштырды. БДИда 100 балл алган егет-кызларны билгеләп үтте. Алар-12 нче лицейны тәмамлаучылар Әминә Гайнетдинова, Лия Җамалетдинова, Шөгер мәктәбе укучысы Ләйлә Зыятдинова, 2 нче мәктәп укучысы Анна Зотеева һәм 5 нче мәктәп укучысы Софья Анисифорова, 4 нче мәктәп укучысы Вероника Эскина, 7 нче мәктәп укучысы Данис Гыймаев.
7 нче мәктәпне тәмамлаган Рәшит Гыйрфанов химия буенча 99 балл җыйган.
Рус теле буенча 98 балл алган укучылар бар. Алар - Софья Анисифорова һәм Дарья Заплетаева-5 нче мәктәп, Варвара Баганова һәм Дарья Батырева – 6 нчы мәктәп, Айгөл Вилданова - 12 нче лицей, Анастасия Лапицкая – Иске Куак мәктәбе, Әмир Солтанов һәм Ризидә Хәбибуллина Тимәш мәктәбеннән.
Софья Анисифорова, Лия Җамалетдинова, Ләйлә Зыятдинова, Виктория Брендюрева, Камилә Җиһангирова, Айгөл Вилданова, Айсылу Шәфикова 2 фәннән 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйганнар.
Тантаналы шартларда 71 чыгарылыш сыйныф укучысына «Укудагы аерым уңышлары өчен" медальләре тапшырылды. Бүләкләү концерт номерлары, театральләштерелгән тамаша белән аралашып барды.