27 июнь көнне «Юбилейный» паркында Яшьләр көненә багышланган «Яшьләргә юл» иҗади яшьләр фестивале узды.
Бәйрәм кунакларын Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Наилә Газимҗанова һәм яшьләр үзәге директоры Елена Демакина сәламләде.
Фестиваль кысаларында Лениногорск районы башлыгы стипендияләре һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.