Лениногорск районы Кемеровода Сабантуй бәйрәмен оештыруда катнашты

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бу-тарихта беренче Халыкара шахтерлар Сабантуе. Шахтерларны олылау буенча үзенчәлекле милли бәйрәм Кемерово өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Кузбассның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Бәйрәмдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге Лениногорск делегациясе дә катнашты

Иң күркәм нокталарның берсе-татар халкының көнкүрешен һәм мәдәниятен күрсәтүче «Лениногорск ишегалды» булды. Бәйрәм кунаклары өчен Лениногорск районы милли ризыклар, уеннар, кул эшләре һәм халык һөнәрчелеге әйберләре алып килгән иде. Лениногорск туган якны өйрәнү музее татар йортының күчмә күргәзмәсен оештырды, Балалар сәнгать мәктәбе милли орнамент рәсемнәре белән балалар өчен мастер-класслар үткәрде, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте укучылар эшләре күргәзмәсенә алып килде, Балалар иҗаты йорты вәкилләре балалар өчен милли уеннар үткәрде.

Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады, Лениногорск артистлары һәм иҗат коллективлары үз чыгышлары белән бәйрәмне бизәде.

Статистика буенча, биредә 50 меңгә якын татар яши-бу төбәкнең саны буенча икенче милләт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International