Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.
28 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура нормадан 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы сакланачак, максималь һава температурасы +30..+36°.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
1. Өегездә салнынчарак һаваны саклагыз. Бик күп эчәргә кирәк.
2. Эсседә урамга чыкмагыз. Парковкаланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.
3. Сыеклыкны җитәрлек эчегез.
4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышларыгызның берсе аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә тырышыгыз.
5. Әгәр дә сез яки кемдер янәшәдә үзен начар хис итсә, ярдәм итегез, кирәксә, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96