"Алтын каләм-Золотое перо" республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале

2021 елның 25 июне, җомга

«Алтын каләм–Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале –Татарстан Республикасы яшьләре өчен 25 еллык тарихы булган, журналистика һәм яңа медиа белән мавыккан традицион проект.

Фестиваль яшь журналистларны, иҗади һәм сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр журналистикасы үсешенә, социаль әһәмиятле яшьләр проектларына һәм инициативаларына, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә туган телләрне саклап калуга игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Фестивальнең финалы 2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр «Идел» яшьләр үзәге дәүләт автоном учреждениесендә узачак, заявка кампаниясе 2021 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.

http://Положение 2021>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International