24 июнь көнне «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрде. «Мандол»техникасын кулланып дәрес уздырылды. Дәрестә 7 социаль хезмәт алучы катнашты.
Мандола-психиканы савыктыруга һәм дәвалауга юнәлтелгән терапия. Мандола ясаганда социаль хезмәт алучылар үзләренең эчке халәтен һәм хис-тойгыларын кәгазь битенә күчерделәр. Мандоллар бик матур, якты һәм төрле килеп чыкты.