Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 56 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итте.
Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар гариза бирүчене үзенең банк картасыннан өченче затларның акчаларны алырга маташуын һәм куркынычсызлык максатларында «защита» урнаштырырга һәм картаны иминиятләштерергә кирәклеген ышандыра алган. Ир телефон аша билгесез затлар тарафыннан бирелгән барлык шартларны үтәгән: карта номерын, парольне һәм карта артындагы 3 санны хәбәр иткән. Акча күчкәч кенә, ир мошенникларның хәйләләренә эләгүен аңлый. Зыян 6 мең сумга якын тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Җинаять эше кузгатылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләре тозагына эләкмәскә чакыра.
Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.